Казан яшьләре Татарстан Республикасы көне уңаеннан Меңьеллык мәйданында гаять зур флагны ачты. Идел буе университеты вәкилләре дә масштаблы акциядә катнашты: студентлар, мәктәп укучылары һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары уртак көч белән Казан Кремле диварлары янында 50х25 метрлы Гигант тукыманы җәелдерделәр. Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова булды. Ул җыелганнарга мөрәҗәгать итте::
"Яшьләребезнең актив тормыш позициясен алып торуы һәм үз мөнәсәбәтләрен, Татарстанга булган мәхәббәтен шулай ачык итеп белдерергә әзер булуы бик мөһим!».
Акцияне «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге оештырды.
Текст: Диана Галлямова