Татарстан Республикасының 11 коллективын җыйган Нәфис гимнастика буенча Kazan Stars Open төбәкара ярышлары тәмамланды. Идел буе университеты җыелма командасы ярышларда бронза медальләр яулады.

- Безнең өчен киләсе старт-Татарстан Республикасы Чемпионаты, аңа әзерләнә башладык инде. Миңа безнең чыгыш ошады, кызлар молодцы, алар күнегүләрен дәвам итәләр, хәтта спорт осталары булганда да. Кызганычка каршы, студентларның нәфис гимнастикасы әллә ни алга китмәгән, шуңа күрә, формасын югалтмас өчен, без тренировка процессы туктамый торган спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән республика дәрәҗәсендә чыгыш ясыйбыз. Мин, укытучы һәм тренер буларак, кызлар уку процессыннан аерылмыйча күнегүләр ясарга өлгерсеннәр өчен тырышам, чөнки югары уку йортында уку – һәр кеше тормышында мөһим баскыч, - дип уртаклашты Идел буе университетының гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучысы, команда тренеры Элеонора Софьина.

Текст: Георгий Воробьёв