Бүген - 19 нчы майда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы кысаларында Идел буе университетына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков килде.

Визит барышында министр урынбасары, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән берлектә югары уку йорты эшчәнлеге белән танышты һәм уку-лаборатория корпусында булды, илнең иң заманча университетларының берсенең матди-техник базасын бәяләде. Аерым алганда, ул концерт залын, лекция аудиторияләрен, шулай ук спорт залларын һәм адаптив физик культура залын карады.