Идел буе университеты студенткасы Каролина Шәрәфиева Һиндстанда узган көнчыгыш көрәш буенча дөнья чемпионатында «алтын» яулады. Бу җиңү аңа халыкара класслы спорт мастеры исемен китерә.

 Дулкынлану көчле иде-халыкара класслы спорт мастеры исеме куркыныч астында иде. Финалда сигез кеше иде, бу киеренкелекне көчәйтте. Чемпион булуымны аңлагач, шок кичердем, команда кычкыруларыннан башка беркемне дә күрмим һәм ишетмим кебек тоелды-дип уртаклашты Каролина Шәрәфиева.

Каролина Шәрәфиеваның чираттагы зур старты-2025 елның маенда Видныйда Россия чемпионаты.

 

Текст: Виолетта Угадярова