Шушы көннәрдә Магнитогорскта КХЛның хәзерге чемпионы аренасында Студентлар хоккей лигасы һәм милли Яшьләр хоккей лигасы җыелма командалары арасында Буын кубогы өчен Матч узды. Аның нәтиҗәсе-Идел буе спорт университеты хоккейчылары Семен Калинин, Раил Кәбиров, Макар Косицких һәм Даниил Григорьев чакырылган СХЛ җыелмасының 4:2 исәбе белән җиңүе. Раил Кәбиров Семен Калинин тапшыруыннан кертелгән уңыш белән аерылып торды, ә Макар Косицких матчның иң яхшы капкачысы исемен алды.



