«Тынычлык һәм татулык иҗаты» V төбәк этномәдәни студентлар конкурс-фестивале традиция буенча Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак. 2025 елда ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Фестиваль Татарстан халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хореография, вокал һәм поэзия аша танытучы студентларны берләштерәчәк. Быел «Мода театры» ның яңа юнәлеше барлыкка киләчәк, аның кысаларында катнашучылар этник традицияләр белән рухландырылган кием коллекцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Фестивальнең конкурс көннәре 12-14 нче февральдә, Гала-концерт 28 нче февральдә Идел буе университетының концертлар залында узачак. Фестивальдә 9 нчы февральгә кадәр Проектның электрон почтасына гариза һәм кирәкле документлар җибәрергә кирәк. Әлеге чарада  югары уку йортлары укучылары катнаша ала. Фестиваль номинацияләре һәм гариза бирү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдә белергә мөмкин.