Идел буе университетының Гимнастика үзәгендә «Идел буе» спорт гимнастикасы буенча ярышлар узды. Турнирда алтыдан унөч яшькә кадәрге яшь спортчылар көч сынашты. Җиңү өчен Ульяновск, Пенза, Чистай, Йошкар-Ола, Түбән Кама һәм Казаннан 148 гимнаст көрәште. Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе спортчылары команда беренчелегендә егетләр арасында «бронза» яуладылар һәм кызлар арасында икенче булдылар. Шулай ук күптөрле ярышларның аерым төрләрендә дә медальләр уйнатылды. Комплекслы спорт мәктәбе гимнастлары 19 алтын, 29 көмеш һәм 26 бронза медаль яуладылар.

"Идел буе ярышлары" – чит шәһәр спортчылары катнашында спорт гимнастикасы буенча беренче ярышлар. Моңа кадәр без тәрбияләнүчеләребез арасында беренчелекне генә уздырдык. Турнир традициягә әйләнер һәм ел саен уздырылыр дип өметләнәбез. Безнең спорт мәктәбендә җиде спорт төре бар, һәм без аларның һәркайсы буенча зур ярышлар уздырырга планлаштырабыз», – дип уртаклашты Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе директоры Людмила Теплова.