Идел буе университеты магистранты Андрей Вахнин студентлар арасында Краснодарда узган Бөтенроссия ярышларында «бронза» яулады. Ул «классик җәя» дисциплинасында 70 метр 36+36 ату дистанциясендә чыгыш ясады һәм финалга үтте, анда өченче булды.

"Студентларның уктан ату спорт лигасына бер ел элек нигез салынган, шуңа күрә агымдагы ярышлар җәйге беренче ярышлардан соң икенче булды. Студентлар уктан атуын үстерүдә бу мөһим адым дип саныйм. Турнир күңелле тәэсирләр калдырды - Краснодарда һава бик яхшы: җылы, җилсез иде. Хәтта кичен фонарьлар астында ату да турнирны каралтмады. Нәтиҗәдән канәгать калдым-квалификациядә алтынчы булып, "бронза" белән мактау пьедесталына күтәрелә алдым. Ярымфиналны искә төшереп, бераз аяныч була, чөнки киеренке спаррингта көндәшнең хәлиткеч атуы мишень үзәгенә минекенә караганда бераз якынрак булып чыкты", - дип уртаклашты Андрей Вахнин.

Текст: Аделина Храмова