Идел буе университетының физик культура буенча 9-11 сыйныф укучылары арасында 10 гыйнвардан 2 февральгә кадәр югары уку йорты базасында узачак XIII олимпиадада катнашу өчен гаризалар бирү башланды. Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә, аны профессор Илдар Латыйпов җитәкчелегендә Цыганов исемендәге җиңел атлетика һәм ишү төрләре теориясе һәм методикасы кафедрасы оештыра. Олимпиада ике этаптан тора: беренчесендә укучыларга Идел буе университеты сайтында 30 сорауга җавап бирергә кирәк, ә икенчесенең программасына физик культура теориясе һәм методикасы буенча, шулай ук гимнастика, баскетбол, волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика һәм йөзү өлкәсендә урта гомуми белем бирү программасы буенча тест биремнәре кертелгән. 

Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Идел буе университетына физик культура һәм спорт өлкәсендәге әзерлек юнәлешләренә кергәндә өстәмә баллар алачак. Теркәлү инструкциясе буенча гаризаны 9 гыйнварга кадәр бирергә өлгерегез. 

Конкурс этапларын үткәрү тәртибе һәм Олимпиада турындагы нигезләмәдә баллар исәпләү турында тулырак мәгълүмат.