Идел буе университетының иң күренекле активистларын 147 илдән катнашучыларны берләштергән «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектында «Кардо» халыкара урам мәдәнияте һәм спорт конкурс – премиясендә катнашырга чакырабыз. 2026 елда үзеңне биш форматта күрсәтергә мөмкин: урам мәдәнияте һәм спорт ярышларында, видеоконкурста, индустрия үсешенә өлеш керткән өчен премияләр, иҗтимагый проектлар булдыруда һәм урам киемнәренең яшь дизайнерлары ярышларында. Моннан тыш, өч төркем буенча 13 юнәлеш каралган: экстремаль спорт, урам спорты һәм урам культурасы. Быелның үзенчәлеге-профессиональ һәм һәвәскәр (14 яшьтән) лигага бүленү. Шуның нәтиҗәсендә бөтен дөнья яшьләре спорт һәм мәдәни тәҗрибә белән уртаклаша алачак. Укыту һәм һөнәри күнекмәләрне үстерүдән тыш, проект җиңүчеләре акчалата бүләкләр алачак һәм «РосМолодежь.Грантлар". Проектның бер өлеше булу өчен конкурс-премия сайтында теркәлергә һәм 15 нче июльгә кадәр катнашуга гариза бирергә кирәк. Гаризалар бирелгәннән соң, урам культурасында һәм спортта халыкара дәрәҗәдә эз калдыра алырлык катнашучылар сайлап алыначак.



