Татарстан Республикасы спорт министрлыгы елны «Ел спортчысы – 2024» премиясе белән тәмамлады, анда иң яхшы атлетлар һәм тренерлар исемнәрен атадылар, шулай ук уңышлы оешмаларны һәм федерацияләрне билгеләп үттеләр. Идел буе университеты берьюлы өч номинациядә аерылып торды – «массакүләм физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшен кую буенча иң яхшы югары белем бирү учреждениесе» номинациясендә җиңү яулады һәм «Җиңү генераторы» номинациясендә берьюлы берничә вәкил: гимнаст Даниэль Маринов, суга сикерүче Никита Шлейхер һәм шахматчы Владислав Артемьев, ә җиңел атлет Серафим Солодовников ел рекордсменнары санына керде.

– Идел буе университеты инде ун елдан артык спортчылар һәм профильле җәмәгатьчелек өчен генә түгел, ә сәламәт, көчле һәм озак яшәргә теләүчеләр өчен дә җәлеп итү урыны булып тора, - дип уртаклашты Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов.