Идел буе университеты өч ел дәвамында даими рәвештә махсус хәрби операция сугышчылары һәм фронт яны территорияләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюлар үткәрә. Бу ел да искәрмә булмады. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына «Мулла» кушаматлы «Тимер»ирекле батальоны вәкиле килде. Ул отрядның ихтыяҗлары турында сөйләде, һәм вуз коллективы батальон өчен генераторлар сатып алу өчен 200 мең сум акча җыйды. Шушы көннәрдә университет Татарстан Республикасы Студентлар лигасы оештырган «Гомуми эш» социаль акциясендә катнашты. Берничә көн дәвамында Идел буе университеты хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыя: озак саклана торган азык-төлек һәм шәхси гигиена чаралары. Беркем дә читтә калмады-ярдәм җыюда хезмәткәрләр, укытучылар һәм студентлар ярдәм итте. Университет 60 килограммнан артык беренчел кирәк-ярак әйберләрен Студентлар лигасына җибәргән, аннан гуманитар йөк белән делегация Луганск Халык Республикасына барачак. Гуманитар ярдәм җыюда һәм төяүдә ярдәм итүче битараф булмаганнарның берсе халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институты студенты Кирилл Шибаев булды.

- Ярдәм итәргә булдым, чөнки махсус хәрби операция зонасында булган гражданнарыбызга ярдәм итү мөһим дип саныйм. Мондый чараларда катнашу миңа уртак эшкә өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Хәтта зур булмаган тырышлыклар да вәзгыятькә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин дип ышанам. Даими рәвештә волонтерлык белән шөгыльләнмәсәм дә, һәрвакыт шундый зур чараларда катнашырга тырышам. Мине башкаларга ярдәм итү теләге этәрә. Минем ярдәмемнең чыннан да ничек файда китерүен күргән саен, тагын да зуррак ярдәм күрсәтергә илһамланам, – дип сөйләде үзенең ярдәм итәргә омтылышы турында Кирилл Шибаев.

 

Текст: Аделина Храмова/Диана Галлямова