Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов Россиянең Ишкәкле спорт федерациясе җитәкчеләре – Президент Алексей Свирин, шулай ук вице-президентлар Антон Заруцкий һәм Андрей Мясоедов белән очрашты. Очрашуда шулай ук югары уку йортының Ишкәкле спорт төрләре үзәге директоры Андрей Феоктистов катнашты. Алексей Свирин билгеләп үткәнчә, Идел буе университеты белән хезмәттәшлек югары профессиональ дәрәҗәдә алып барыла һәм, һичшиксез, дәвам итәчәк. Очрашуда яклар Татарстанда һәм гомумән Россиядә ишү спортын тагын да үстерү күзлегеннән чыгып, үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Бүген спортны үстерүдә ачык чаралар мөһим роль уйный, шуның нәтиҗәсендә балалар һәм яшьләр арасында мәгълүмат киң тарала. Зур вакыйгалардан соң спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны арта. Әмма бу үсеш вакытлыча гына, шуңа күрә без яшьләрне кулга-кул тотынышып алып барырга һәм спорт белән кызыксынуны арттырырга тиеш, - дип ассызыклады Рафис Борһанов очрашуда.