Игнатовода ядрә белән ату буенча Ачык Россия Кубогы тәмамланды. Анда Россиянең 38 төбәгеннән 350 дән артык спортчы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашты. Медальләр аз калибрлы һәм пневматик коралдан атуны үз эченә алган биш дисциплинада уйнатылды. Идел буе университеты студенты, Татарстан олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Айгөл Хәбибуллина өч медаль яулады. Ул шәхси һәм команда зачетында «10 м пневматик винтовка» күнегүендә «алтын» һәм «көмеш» ала алды. Драмасыз булмый калмый: шәхси квалификациядә спортчы алтынчы урында бара, ләкин хәлиткеч этапта ихтыяр көчен күрсәтә һәм Петербургтан килгән көндәшен 17-13 исәбе белән җиңеп чыга. «Ятып, 50 метрлы кечкенә калибрлы винтовка» күнегүендә Айгөл бронза медаль белән аерылып торды.
– Мин куелган барлык максатларны да үти алдым. Кечкенә калибрлы винтовка белән күнегүдә мин көткәннән дә яхшырак килеп чыкты, тик һичшиксез үсәрлек урын бар. Ярышларда иң авыры үз-үзеңне җиңү булды. Шәхси беренчелек финалында барысы да соңгы ату белән хәл ителде. Укчыга салкын канлылык күрсәтү, үз хис-кичерешләрең белән көрәшү мөһим. Мин моны эшли алдым һәм лаеклы алтын медальне алдым. Киләсе старт минем өчен август ахырында Россия Кубогы финалы булачак, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айгөл Хәбибуллина.
Текст: Георгий Воробьев



