Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм республикада урнашкан фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда 2023 елда уртак эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнар билгеләделәр. Чара КФУда узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан мондый очрашуларны үткәрү яхшы традициягә әверелде. "Бүген югары белем бирү системасында зур үзгәрешләр бара. Барысы да белемнең Конкурент һәм үз-үзеңне тәэмин итүнең бердәнбер юлы икәнен аңладылар. Башка юллар юк. Быел безнең вузлар зур эш башкарды. Узып баручы елның мөһим казанышы – тагын 2 югары уку йорты базасында Алдынгы инженерлык мәктәпләре булдырылачак. Бу АГНИ һәм КНИТУ-КАИ. Тулаем алганда, Татарстанның югары уку йортлары зур потенциалга ия, бергәләп алга барырга кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Республика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, КФУ ректоры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, югары уку йортларын үстерү өчен төп проект - «Приоритет 2030».

Очрашу кысаларында региональ фәнни-технологик үсешнең төп проблемалары һәм аларны хәл итү турында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миннеханов сөйләде.

РФА Казан фәнни үзәген алга таба үстерүнең өстенлекле юнәлешләре белән учреждение директоры Алексей Калачев таныштырды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте