Иран ишкәкчеләре командасы тренировка җыеннарын Идел буе университетының Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә уздырды-Казанда атлетлар бер айга якын вакыт үткәрде. Бу җыелманың Россиягә икенче визиты.  Безнең Дзенда зур булмаган интервьюда җыелма команда тренеры Афшин Фазам шәһәр һәм спорт объектыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Узган ел без Россия белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра алдык, бездә бары тик уңай тәэсирләр генә калды! Без күп тапкырлар башка илләрнең спорт комплексларында булдык,әмма Казанда спортның ишү төрләре буенча иң яхшы Үзәк. Һәм чит ил спортчыларын Идел буе университетының спорт объектларын тренировкалар өчен урын итеп карарга өндисем килә.

Текст: Аделина Храмова