Идел буе университетына Әлмәттән Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары килде.  Балалар Казанга эре югары уку йортларын күрергә һәм киләчәктә уку урынын сайларга килделәр. Кунаклар өчен университет буенча экскурсияне кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Данир Ислямов үткәрде.  Укучылар концерт һәм спорт залларында, мәгълүмат-ресурс үзәгендә, киберспорт залында һәм Универсиада музеенда булдылар. Идел буе университеты көллиятенең уку эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Яковлева балаларга 9 нчы сыйныфтан соң укырга керү үзенчәлекләре турында сөйләде һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешләре белән таныштырды.

"Экскурсия якты хисләр калдырды-Казанда шундый заманча спорт вузы барлыгын белмәдем. Берничә ел чаңгы узышларында катнашам, шуңа күрә спорт темасы миңа якын. Студентларның укудан тыш вакытта спорт һәм тренажер залларына иркен йөри алуы тәэсирләндерде. Шундый уңайлы һәм технологик югары уку йортында укыйсым килә», – дип уртаклашты 25нче мәктәп укучысы Рамазан Заһретдинов.

Текст: Аделина Храмова
Фото: Егор Данилов