Идел буе университетының бакалавриат һәм көллият студентлары ике алдынгы IT-компаниядә – «ICL Services» һәм «ИТ-парк»та булдылар. Укулар мәгариф эшчәнлеге идарәсенең практика һәм эшкә урнаштыру бүлеге тарафыннан мәгълүмат системалары кафедрасы һәм спорт фиджиталы, шулай ук югары уку йортының көллияте белән берлектә оештырылды. Яшь белгечләргә ИТ-тармакның алдынгы компанияләре эшчәнлеге белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелде. Визит кысаларында студентлар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кирәкле һөнәрләр, программа тәэминаты эшләүчеләр, система администраторлары, мәгълүматлар аналитиклары һәм башкалар турында белделәр.
- Без IT-компанияләргә барганда мине аларның эчке оешканлыгы һәм иновационлыгы җәлеп итте. Компанияләр вәкилләре безнең өчен танып белү экскурсиясе үткәрделәр, һәр бүлек һәм эш шартлары турында җентекләп сөйләделәр. Барыннан да бигрәк безне чакырган практика узу мөмкинлеге кызыксындырды. Киләсе уку елында бу компанияләрдә үз көчемне сынап карарга телим. Мондый экскурсияләр уку процессын тулыландыра һәм өйрәнелә торган өлкәгә чумарга ярдәм итә дип саныйм, – дип уртаклашты экскурсиядән тәэсирләре белән Дарина Хәкимова.

- Компанияләрдә булу нәтиҗәсендә студентлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтә алдылар. Мондый чаралар укытуның гамәли юнәлешенә ярдәм итә һәм укучыларга киләчәктә аңлы рәвештә һөнәр сайларга булыша, - дип билгеләп үтте спорт фиджиталы һәм мәгълүмати системалар кафедрасы мөдире Ольга Любягина.