26 нчы апрельдә Казанның «Россия - минем тарихым» тарихи паркында «Җиңү диктанты»тарихи-агарту акциясе узачак.
Анда Идел буе университеты колледжы студентлары үзләренең остазы - тарих укытучысы Рөстәм Гимранов белән бергә катнашырга теләк белдерделәр.
Аларга Бөек Ватан сугышы тарихы турында барлыгы 25 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Бу бурычлар, шул исәптән, Ленинградны тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, совет гаскәрләренең СССР чикләренә чыгуына, язучы-фронтовикларның юбилейларына һәм башка истәлекле даталарга багышланачак.



