Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе 2 нче ноябрьдән 4 нче ноябрьгә кадәр «Идел буе» спорт гимнастикасы буенча ярышлар үткәрә. Турнирда Казан, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чистай, Түбән Кама һәм Пензадан 2011-2018 елгы яшь спортчылар катнаша. Казанны Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе, «Беренче» Олимпия резервы спорт мәктәбе, «Актив балалар» иртә физик үсеш үзәге һәм Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте тәрбияләнүчеләре тәкъдим итәчәк.



