Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре «Буревестник» спорт комплексы стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәделәр. Татарстан Студентлар Лигасы һәм яшьләр хөкүмәте лидерларына, Идел буе университеты активистларына, шулай ук Казан югары уку йортларының студентлар үзидарәсе органнары җитәкчеләренә үз көчләрен сынау мөмкинлеге бирде. Беренче сынаулар башланыр алдыннан катнашучыларга Идел буе университетының административ эш, социаль үсеш һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Наталья Гречанникова, Татарстан Республикасының «ГТО» ТИО рәисе Эдуард Иванов һәм башкалар теләк сүзләрен әйттеләр.
- Бүген яшьләр өчен ГТО комплексы-үзеңне һәм үзеңнең физик һәм әхлакый халәтеңне тикшерү өчен тагын бер мөмкинлек. Минемчә, ГТО комплексы нормативларын әзерләү һәм үтәү-сәламәт яшәү рәвешенә кушылуның менә дигән ысулы, - дип шәрехләде Идел буе университеты студенты, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең спорт буенча киңәшчесе Ленар Галиев.
Текст: Георгий Воробьёв



