Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» V региональ этномәдәни студентлар фестиваленең конкурс этабы башланды, ул 14 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның өч көне дәвамында бөтен Татарстаннан килгән талантлы студентлар республика халыкларының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган якты номерлар тәкъдим итәчәк. Алар үзләрен хореографиядә, поэзиядә, вокалда һәм модада күрсәтәчәк. Исегезгә төшерәбез, быел беренче мәртәбә «Мода театры» юнәлеше кертелде, аның кысаларында катнашучылар, халык костюмнары белән илһамланып, кием коллекцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Иң якты катнашучылар катнашачак Гала-концерт 26 нчы февральдә Идел буе университетының концертлар залында узачак.