Төрекмәнстанның физик культура һәм спорт буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сердар Атаев 26 нчы августта Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында булды. Югары уку йорты буенча экскурсияне фәнни-тикшеренү институты директоры Алексей Зверев үткәрде. Сердар Атаев университетның эшчәнлеге һәм инфраструктурасы белән танышты: укыту-лаборатория комплексы аудиторияләрен, Универсиада музеен, шулай ук фәнни-тикшеренү институтының заманча җиһазларын карады, фиджитал үзәккә аерым игътибар бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда Идел буе университеты белән төркмән дәүләт физик культура һәм спорт институты арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Имзаланган документ кысаларында Төрекмәнстан институты ректоры һәм вәкилләре Идел буе спорт университеты үткәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнаша.