Идел буе университеты студенты Александр Митрофанов «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» III Бөтенроссия турнирында «классик җәя»дисциплинасында җиңүче булды. Ярышлар Сочиның «Фишт» стадионында «Демография» милли проекты һәм «Спорт – тормыш нормасы»программасы кысаларында узды. Иң яхшы исем өчен Россиянең 47 төбәгеннән укчылар көрәште һәм 32 комплект бүләк уйнатылды.

"Турнир яхшы тәэсирләр калдырды һәм 2014 елгы Олимпия уеннарын ачкан, ә аннары футбол буенча дөнья чемпионаты этапларын уздырган стадионда узды. Планда көн саен тырышып шөгыльләнү һәм яңа тау биеклекләрен яулау», – дип уртаклашты Александр Митрофанов.

Текст: Аделина Храмова