Татарстанда тренер кадрларын әзерләү мәсьәләсенә җитди карыйлар. Бу хакта Россия җыелма командасының баш тренеры Игорь Ивашин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов белән очрашу барышында белдерде. Очрашу университетта Игорь Ивашинның Казанга эш визиты барышында узды һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланды.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елыннан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында гольф буенча тренерлар әзерли башлаячаклар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле йөкләмә бирде. Әлеге олимпия спорт төре бүгенге көндә квалификацияле кадрларга бик мохтаҗ. Шул ук вакытта балалар белән спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Очрашу барышында Татарстанның спорт вузы ректоры Рафис Борһанов университетның мөмкинлекләре турында сөйләде һәм ярдәмгә һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә өметләнүен билгеләп үтте.
"Татарстан-күп чемпионнар әзерләгән төбәк. Һәм тренер кадрларын әзерләү мәсьәләсе глобаль. Бездә барысы да килеп чыгар һәм бу юнәлеш үсеш алыр дип ышанам», - дип йомгаклады илнең гольф буенча җыелма командасының баш тренеры.



