Казанның иң көчле студентлар командасы титулын Гранд-финалда Идел буе университетының киберспорт командасы яулады, ул КНИТУ-КАИ җыелма командасын 2:0 исәбе белән җиңде!
"Елдан — ел без көчлерәк булабыз, - дип аңлатма бирде спортта икътисад һәм идарә кафедрасының өлкән укытучысы, киберспорт командасы менеджеры Руслан Артемьев. - Ике ел элек без 13 нче урында идек, бер ел элек бишенче булдык, ә узган турнирда өченче урынны яуладык. Команда белән тренировка процессы турында сөйләшкәндә, без бу юлы җиңәчәкбез дип ышандык. Һәм шулай булган да. Хәзер без беренче. Командадан берәрсен аерып алу мөмкин түгел, чөнки барысы да гаять зур эш башкарган һәм җиңүгә зур өлеш керткән.



