Казанда Татарстан Киберспорт Студентлар лигасы тәмамланды. CS:GO буенча спорт университеты җыелма командасы компьютер спортында өченче спорт разряды нормативын үтәде.
Команда составына Алексей Орлов, Александр Савин, Денис Глухов, Родион Машковцев, Наиль Ялаллов, шулай ук Вячеслав Ходырев керә, ул җиңүгә зур өлеш кертә һәм барлык катнашучылар белән бергә башлангыч уеннарны уйный, әмма соңрак алмашырга мәҗбүр була.
"Соңгы җиңелү балаларны бераз күңелсезләндерде, әмма хәзер аларда спорт ачуы һәм дәрт барлыкка килде, - дип аңлатма бирде команда җитәкчесе Руслан Артемьев. - Апрель аенда узачак киләсе уеннарда алар җиңәргә әзер".



