Эстетик гимнастика: университет студентлары мактау пьедесталында

Эстетик гимнастика буенча Казан чемпионаты пьедесталына Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары күтәрелде. Турнир узган ялларда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды.

Университет командасы бронза медальләр яулады. Составка Эвелина Әхтәмова, Еатерина Баженова, Елизавета Баженова, Аделина Евдокимова, Кристина Егорова, Ксения Клабукова, Элина Фазылҗанова һәм Елизавета Шангина керде.

Студентлар җыелмасы тренеры Софья Надеждина билгеләп үткәнчә, спортчылар куелган бурычны үти алды. "Эстетик гимнастика - гимнастлардан тигез мөмкинлекләр, экспрессивлык, музыкальлек һәм башкару синхронлыгын таләп итүче команда спорты, - дип йомгакладылар Софья Надежина. - Киләчәктә программаны катлаулырак һәм кызыклы элементлар белән тулыландырырга планлаштырабыз һәм апрель аенда Уфада узачак чираттагы стартка әзерләнүне дәвам итәчәкбез».

Безгә социаль челтәрләрдә язылыгыз: Телеграм һәм ВК