24 нче февральдә Баулыда грек-рим көрәше буенча 24 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды.

Ярышларда бөтен Татарстаннан, 10 авырлык категориясендә көрәшчеләр катнашты.

Көрәшләр нәтиҗәләре буенча призерлар арасында безнең студентлар да бар! Җиңүне Алексей Игнатьев, Антон Кузьников, Адель Халиков бәйрәм итте. Икенче урыннарны Шамил Насретдинов һәм Фаил Минабетдинов яулады. Камил Гыйлаҗиев бронза призеры булды.

Турнирда барлыгы 120дән артык катнашучы катнашты.

Безгә социаль челтәрләрдә язылыгыз: Телеграм һәм ВК.