Бүген, 13 нче февральдә, семинар-киңәшмә кысаларында, халыкара спорт чараларын уздыруның яңа форматлары буенча фикер алыштылар.
Семинар Бөтенроссия бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Надежда Ерастова һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру комиссиясе рәисе Ирина Винер-Усманова рәислегендә узды.
Киңәшмә эшендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, югары уку йортының беренче проректоры Азат Шарапов, фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Андрей Назаренко катнашты.
Семинар хәзерге шартларда халыкара спорт чараларын оештыруга һәм үткәрүгә багышланган иде. Киңәшмә барышында шулай ук Россия Федерациясе территориясендә белем алучы чит ил студентларын ярышларда катнашуга җәлеп итү мәсьәләләре дә каралды.
Чараны физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе, Бөтенроссия бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе, Россия-Кытай дуслык, тынычлык һәм үсеш комитетының сәламәт яшәү рәвеше Советы оештырды.
Безгә социаль челтәрдә язылыгыз: Телеграм һәм ВК



