Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәгенә 100гә якын тренажер сатып алыначак. Бу хакта бүген Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйровның ишкәк ишү спорты буенча ил җыелма командасының баш тренеры Александр Зюзин белән очрашуында билгеле булды.
Очрашуда шулай ук Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов, вузның беренче проректоры Азат Шәрәпов, Ишкәк ишү үзәге директоры Андрей Феоктистов катнашты.
Очрашу Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының объектларының берсендә - Ишкәкле спорт төрләренең Федераль спорт-тренировка үзәгендә узды. Элекке кебек үк, бүгенге көндә дә бу мәйданчыкта ишү буенча Россия җыелма командасының тренировкалар уза.
Очрашуда катнашучылар спортчыларны әзерләү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Россия җыелма командасын, студентлар ишү Лигасын һәм спорт вузы студентларын сыйфатлы һәм нәтиҗәле әзерләү максатыннан, якын арада спорт-тренировкалар үзәге өстәмә ишкәкле тренажерлар, велотренажерлар, йөгерү юллары, степперлар белән җиһазландырылачак.
Социаль челтәрләрдә безгә язылу: Телеграм һәм ВК



