«Дуслык уеннары» Халыкара ярышларында 23 илдән спортчылар катнашачак. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

Алар 10-25 нче ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының объектларының берсендә – Россия Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия Суга сикерү федерациясе ярдәме белән Су спорт төрләре сараенда узачак. Спорт бинасы 2015 елгы дөнья чемпионаты, дөнья Кубогы этаплары һәм дөнья сериясе этапларын кертеп, FINAның иң зур турнирларын кабул итте.

«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча без спортчыларыбызның ярышлар активлыгы дәрәҗәсен саклыйбыз. Хөкүмәт тарафыннан дус илләр вәкилләре катнашында төрле спорт төрләре буенча ярышларның яңа форматлары эшләнде. Ноябрьдә Казанда "Дуслык Уеннары" халыкара ярышларының икенче этабын уздыру планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелның июль – август айларында узган беренче этап белән чагыштырганда, бездә катнашучыларның географиясе – 16дан 23 илгә кадәр киңәйде. 800 спортчы арасында 100дән артык комплект медаль уйнатылачак. Кунакчыл Татарстан спортчыларны, тренерларны һәм җанатарларны уеннарны лаеклы дәрәҗәдә уздыруы белән шатландырыр дип ышанам», – дип белдерде Дмитрий Чернышенко.

"Дуслык уеннары спортчыларны берләштерергә тиеш, алар безнең гадел спорт принципларына тугрылыгыбызны ассызыклыйлар. Без һәрвакыт спортта халыкара консолидация өчен чыгыш ясыйбыз һәм мондый форматтагы ярышларны оештыруны дәвам итәчәкбез, чөнки башка дәүләтләрдән килгән атлетлар ягыннан кызыксыну артуын күрәбез. Уеннарның беренче этабы уңышлы үтте, ул төрле илләрдән 1 меңнән артык спортчыны берләштерде. Икенче этап та шаккатырмый калмас дип ышанам-спорт сөючеләр Россиянең иң көчле йөзүчеләре һәм суга сикерүчеләре чыгышларын күзәтә алачак. Ә Казан чираттагы мәртәбә безнең илнең кунакчыл спорт үзәге статусын раслаячак", - дип билгеләп үтте Россия спорт министры Олег Матыцин.

Икенче этап кысаларында «Татарстан Республикасы Президенты Кубогы» суга сикерү буенча халыкара ярышлар (10 нчы ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр), шулай ук Россия чемпионаты һәм йөзү буенча халыкара ярышлар (20 нче ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр) узачак.

Дуслык уеннары-2022 елның июленнән декабренә кадәр Казанда уза торган йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча халыкара ярышлар. Дуслык уеннарының беренче этабы 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр узды. Анда 16 илдән 984 спортчы чыгыш ясады.

ТР Спорт министрлыгы

Социаль челтәрләрдә безгә язылу: Телеграм һәм ВК