16 нчы майдан 18 нче майга кадәр «Су спорт төрләре сарае» укыту-спорт комплексында суга сикерү буенча «Акватика» республика олимпия резервы спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Ярышларда 60 яшь спортчы катнашты, аларның 16сы-кыз һәм 7дән 13 яшькә кадәрге 44 малай. Беренчелектә җиңүчеләр арасында 20 комплект медаль уйнатылды.