Бүген иртән Токиода йөзү буенча ярышлар кысаларында ирекле стиль белән 4х200 метр эстафетаның финалы узды. Россия командасы финишка икенче килде. Идел буе университетын тәмамлаган Александр Красных безнең җыелма команда составында 2020 елгы Олимпиаданың көмеш медаленә ия булды. Финалда Красных катнашмады, әмма бер көн элек командага квалификация йөзүендә финалистлар арасына керергә ярдәм итте. Финал эстафетасында Россия Олимпия комитеты командасы түбәндәге составта чыгыш ясады: Мартин Малютин, Иван Герев, Евгений Рылов һәм Михаил Довгалюк. Университетның тагын бер чыгарылыш укучысы, суга сикерүче Никита Шлейхер, Евгений Кузнецов белән өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә бары сигезенче урынны гына яулады. Спортчылар бронза медальләргә дәгъва иттеләр, әмма соңгы сикерүдә хата ясадылар һәм 0 балл алдылар. Россиялеләрнең йомгаклау нәтиҗәсе 331,08 балл тәшкил итте.

Бүген Анастасия Лебедева да академик ишү буенча парлы ике ишкәкле көймәләрдә ярымфинал ярышларында дүртенче нәтиҗә күрсәтте. Хәзер аларга җиденче урын өчен көрәшергә туры киләчәк. Ә менә бадминтончылар-университетны тәмамлаучылар Сергей Сирант һәм Евгения Косецкая Олимпия турнирында чыгышларны төгәлләделәр. Сирант плей-оффка чыгу өчен көрәштә Антони Синисуке Гинтингка исәп белән оттырды 0:2 (12:2, 10:21). Косецкая ике партиядә (16:21, 16:21) өченче дөнья ракеткасы япон кызы Нодзоми Окухарега оттырды.