12-13 нче июньдә Казанда шәһәрнең иң матур акваторияләренең берсе - «Казан» гаилә үзәге һәм Казан Кремле арасында «Ракета 610» спорт яхталарында «Химград Кубогы»җилкәнле регатасының беренче этабы узды. Ярышларда Идел буе спорт университеты командасы да катнаша.
ТР җилкән спорты федерациясе сатып алган 5 «Ракета-610» җилкәнле яхтасы Казанга май аенда килде. Ә инде 11 нче июньдә Федерация «Химград» технополисы белән берлектә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Идея» инновацион технопаркы һәм «Внештрейдсервис ЛТД» компаниясе ярдәмендә гамәлгә куелган «Химград Кубогы»на регата старт алды.
Алда тагын өч этап көтә, алар 9-11 нче июльдә, 13-15 нче августта һәм 17-19 нчы сентябрьдә узачак. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Регатаның һәр этабы бер тренировка һәм ике ярыш көненнән тора һәм күчереп утырту белән ярышлар форматында үткәрелә. Регата Татарстанда җилкәнле спортны популярлаштыру максатыннан оештырылган. Шулай итеп, ярышлар барышында катнашучылар җилкән астында йөрү күнекмәләре нигезләрен үзләштерү мөмкинлеге алалар.
Идел буе университеты командасы капитаны, тәрбия эшләре буенча спорт факультеты деканы урынбасары Антон Занин сүзләренә караганда, университет экипажы нәкъ менә шундый яңа уенчыларның берсе булган. Җилкәнле спорт белән беренче танышу кызыклы һәм бик уңышлы килеп чыкты: команда өченче урынны алды.
- Нәтиҗәгә, нигездә, безнең тәҗрибәле руль ярдәмендә ирешеп була, - ди Антон Занин. – Без аның барлык командаларын мөмкин кадәр төгәл һәм тиз башкарырга тырыштык. Җилкәнле спорт чынлыкта бик азартлы спорт төре булып чыкты, әмма бик катлаулы һәм яхшы физик әзерлек таләп итә торган спорт төре.
Регатаның беренче этабында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 6 команда катнашты. Ике көн дәвамында һава торышы катнашучыларны ныклыкка сынады-командаларга коеп яңгыр да, җил дә, көйдергеч кояш та, абсолют штиль дә түзәргә туры килде. Дебютантлар төрле һава шартларында көрәш буенча бәһасез тәҗрибә алдылар.
«Химград Кубогы» ның беренче этабында «Яхт-клуб Навигатор» командасы җиңүче булды.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Идел буе спорт университеты Россия һәм Татарстанның җилкән спорты федерациясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. ТР ФПС идарәсе рәисе Альберт Садыйковның сүзләренә караганда, югары уку йорты командасының регатта катнашуы партнерлык мөнәсәбәтләре кысаларында беренче һәм бик мөһим адым:
- Без кадрларга ихтыяҗ зур һәм әлеге ярышларда катнашучы, җилкәнле спорт белән мавыгучы студентлар киләчәктә безгә спорт төрен спортчылар сыйфатында гына түгел, менеджерлар буларак та үстерүдә ярдәм итә алыр дип өметләнәбез. Регата, гомумән алганда, беренче чиратта җилкәнле спортка яңа энтузиастлар җәлеп итәргә тиеш. Бу көннәрдә ярышларда катнашкан кешеләрнең күбесе әлеге спорт төрен мәңгегә яратырлар дип ышанам.
ТР ФПС матбугат хезмәте материаллары буенча



