Идел буе спорт һәм туризм университеты магистранты Григорий Тарасевич Токиода узган Олимпия уеннарына Россия җыелма командасы составына керде. Татарстан йөзүчесен милли җыелма составына кертү турындагы карар Бөтенроссия йөзү федерациясе президиумында игълан ителде. Григорий 200 метрга аркада йөзүдә чыгыш ясаячак.
Спортсмен Будапештта узган Европа чемпионатында Олимпия нормативын үтәде. Тарасевич белән бергә уеннарга татарстанлылар Вероника Андрусенко һәм Александр Красных барачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Григорий Instagram битендә ярдәм итүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. "Токиога барам! Минем өчен җан аткан һәм җаваплы минутларда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, - дип язды спортчы. - Йөзү буенча җыелма команда кебек тату һәм күңелле команданың бер өлеше булу мөмкинлегенә мин бик шат. Бу мөмкинлек минем күп кенә кешеләр: әти-әнием, туганнарым, дусларым, тренерларым һәм хәтта көндәшләрем аркасында барлыкка килде. Татарстан спорт министрлыгына һәм Бөтенроссия йөзү федерациясенә әзерлек эшләрендә ярдәм итүләре һәм тренировка җыеннарын үткәрү мөмкинлеге өчен аерым рәхмәт».
Токиода узган Олимпия Уеннарында йөзү буенча ярышлар 24 июльдән 1 августка кадәр узачак.



