Идел буе спорт һәм туризм университетының ике студенты стендка ату һәм пуля белән ату буенча Европа беренчелеге пьедесталының югары баскычына күтәрелде.
Беренче курс кызлары Полина Князева һәм Алинә Әхәтова Серафима Тарасенко белән бергә яшүсмерләр арасында команда «трап»ын отты. Квалификациядә Россия кызлары италиялеләргә оттырды, алар Европа яшүсмерләр рекордын яңартты (478/525). Әмма финалда безнең кызлар 6:2 исәбе белән җиңеп, реванш алдылар.
«Без бу стартка озак әзерләндек һәм Итальян рекорды безне финишта куркытмады, - ди Полина Князева. - Без, Европа чемпионатында Россия данын яклап, җиңүгә ирештек. Бу безнең өчен көчле мотивация иде".
Ярышлар Хорватиянең Осиек шәһәрендә узды. Татарстан атучылары биредә рекордлы 15 медаль яулады, шул исәптән 7 алтын, 3 көмеш һәм 5 бронза медаль.



