5 нче июньдә Дохада (Катар) FINA конгрессында сайланган Халыкара йөзү федерациясе президенты Хусейн Әл-Мусаллам һәм FINAның мәртәбәле президенты Хулио Маглионе бүген Казанда булды. Визит кысаларында алар Казанның Су спорт төрләре сараенда, шулай ук Идел буе физик культура һәм туризм университетында булдылар.
Су спорт төрләре сараенда Хөсейн Әл-Мусаллам FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге эше белән танышты. Журналистларга биргән интервьюсында ул түбәндәгене билгеләп үтте:
- Бу минем FINA президенты постында беренче визитым, мин монда нибары 2 көн элек, шимбә көнне сайландым. Безнең өчен Казан-Су спорт төрләре спорты үсешендә зур роль уйный. Вакыт алга бара, бәлки, яңа технологияләр барлыкка килер, аларны гамәлгә кертергә мөмкин булачак. Бу бик шәп булыр иде.
- Бу визит Халыкара су спорт төрләре федерациясе белән безнең яхшы мөнәсәбәтләребезне раслый, - дип ассызыклады ТР Спорт министры Владимир Леонов Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәтенә. - FINA җитәкчелегенә без 2025 елга үз планнарыбызны тәкъдим иттек. 2015 елдан аермалы буларак, без спорт паркы, кластер ясарга һәм анда йөзү буенча ярышлар уздыру өчен күп функцияле Арена булдыру буенча зур проектны гамәлгә ашырырга җыенабыз.
Су спорт төрләре сараен карау ахырында FINAның яңа президенты Татарстан спортчылары, күптән түгел суга сикерү буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашуда катнашты. Алар арасында Идел буе университеты студентлары, Россия чемпионы Никита Шлейхер һәм көмеш призер Александр Белевцев та бар иде.
FINA президенты визиты белән бәйле бүгенге чараларда «Спорт хәзерлеге үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Денис Пиманков катнашты, әлеге оешма «Буревестник» бассейнында соңгы биш ел дәвамында бөтен илдән 700 дән артык яшь йөзүче катнашуында финал ярышлары уздыра. Күптән түгел ЦСП һәм Идел буе университеты хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар, алар арасында университетның структур бүлекчәләрен җәлеп итеп, спорт чараларын медик-биологик яктан тәэмин итүне күз алдында тота.
-Мин FINA Президентына бүген үк «Буревестник» та университетның укыту-фәнни үзәгенә фәнни-методик ярдәм күрсәтү белән 12-16 яшьлек балалар өчен тренировка җыеннары узуы турында сөйләдем. Безнең эшчәнлегебез Казанда уза торган ярышлар аша безнең спорт төренә абитуриентларны җәлеп итүгә һәм Идел буе университетында белем алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән. FINA Президентының быелгы килүе Казанга, аның спорт объектларына һәм спорт вузына карата кызыксыну уятачак.
Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников FINA Президентының Казанга өченче көн визитында ТР башкаласында Су спорт төрләре үсеш өчен яңа импульс алачак дип белдерде:
- Йөзү федерациясе өчен Казан төп урын булды. 2015 елгы дөнья чемпионаты уздыру тарихында иң яхшысы дип табылды – барлык корылмаларны әзерләү планында да, бассейннарны монтажлау беренче тапкыр футбол стадионында башкарылды. Болар барысы да үзенчәлекле атмосфера тудырды һәм бөтенләй яңа төр йөзүне тәкъдим итте. Тик шул вакыттан бирле инде 10 ел вакыт узды. Һәм 2025 елда инде спорт кластеры булдыру, яңа бассейннар, шул исәптән ябык - хай-дайвинг өчен мөмкинлекләр булдырылачак. Барлык эре масштабтагы ярышларны уздыру биредә язылган, шуңа күрә үсеш үсә бара, яңа кызыклы проектлар да булачак, шул исәптән FINA үзәген киңәйтү дә планда. Мин ышанам, бу үзәк дөньядагы башка үзәкләр өчен стандарт булып хезмәт итә ала.
FINA Президентының визиты Идел буе спорт университетында дәвам итте, анда дәрәҗәле кунак өчен югары уку йортының укыту-лаборатория корпусы буенча экскурсия уздырдылар.
- Миңа бу уку комплексы бик ошады, һәм тулаем университет - локация, техник җиһазланыш, спорт объектларын иң яхшы куллану өчен шартлар тудырылган, - диде экскурсия тәмамланганнан соң Хөсәйн Әл-Мөслимов. - Югары уку йорты объектларының бер чара уздыру өчен генә түгел, ә күп функцияле булуы миңа бик тә ошады. Һәм, әлбәттә, бөтен дөньядан йөзүчеләр һәм суга сикерүчеләрнең монда урнашуы һәм шөгыльләнүләре бик яхшы!
Әйтергә кирәк, FINA үсеш үзәгенең төп максаты-йөзү буенча зур булмаган милли казанышлары булган илләрне тәкъдим итүче спортчылар потенциалын нәтиҗәле ачу өчен иң уңай шартлар тудыру, шулай ук дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерлек кысаларында үз нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлеге бирү.
FINA үсеш үзәгенең югары уку йортында урнашкан Идел буе университетының үзара хезмәттәшлеген киңәйтү темасы киңәшмә барышында да кузгатылды. Университет ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов FINA Президентына спорт мәгарифе һәм фән өлкәсендә югары уку йортының мөмкинлекләре турында сөйләде, Идел буе университетының FINA чит ил спортчылары өчен бердәм белем бирү программасын булдыру үзәге ролендә чыгыш ясарга әзер булуын билгеләп үтте:
- Без бүген FINA программасында катнашучыларга физкультура һәм спорт белеме бирергә әзер дип сөйләштек. Шуңа бәйле рәвештә, уртак белем бирү программасын булдыру өчен FINA тәкъдим иткән хезмәттәшлекнең төрле формаларын карарга әзер. Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый белем бирү үзәкләре күп булырга тиеш түгел, әмма алар яхшы инфраструктурага һәм яхшы белем бирү программасына ия булырга тиеш. Татарстан студентлар саны буенча Россиянең өченче төбәге. Бездә меңгә якын чит ил кешесе укый. Без белем бирүнең төрле формаларын куллану тәҗрибәсенә ия. FINA белән эшләү тәҗрибәсе булу сәбәпле, мин бөтен җирдә дә белем бирү сыйфаты бертөрле булсын өчен стандарт белем бирү пакетларын әзерләячәк Координацион үзәк будыруны тәкъдим итәм.
Хөсәйн Әл-Мөслим Рафис Тимерхан улының тәкъдиме уртак эш өчен яхшы перспективалар ачуы белән килеште. Борһанов сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыру юлында киләсе адым - FINA тиешле бүлекчәләрен формалаштырачак белем бирү программалары параметрларын - «техник бирем»не формалаштыру.



