Идел буе спорт университеты студенты Дарья Ахмерова Ханты-Мансида уза торган авыр атлетика буенча Россия чемпионатында җиңде.
87 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаучы Дарья ыргылып күтәрүдә һәм этеп күтәрүдә 245 килограмм (105+140) җыйды. Үзенең якын көндәшен читтән торып уку факультеты студенты Дарья Рязанова 18 килограммга (219; 97+122) узып китте. Нәтиҗәдә, университет студентлары активында өч алтын медаль һәм ике Россия рекорды (23 яшькә кадәрге спортчылар һәм өлкәннәр өчен). Дарья 140 кг авырлыктагы штанганы «этеп», элеккеге казанышын яхшыртты.
Искәртеп узабыз, апрель аенда Мәскәүдә узган авыр атлетика буенча Европа чемпионатында Дарья Ахмерова алтын медаль яулады. Ә Ауропа чемпионатына юллама аңа февраль аенда Россия Кубогы җиңүчесе хокукында бирелде.
Дарья Казахстан кызы. 2019 елда ул Фиджи башкаласында, Сува шәһәрендә яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы булды. Күптән түгел Россия гражданлыгын алган, аренада Татарстан данын яклый. Казанда абыйсы Әнвәр Әхмәров җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әнвәр Равил улы турнир нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы тренеры дип танылды.



