Ирекле көрәш буенча Казанда узган Рәсәй чемпионатында Татарстан спортсменкалары ике медаль яулады. Көмеш җиңүне 59 килограмм үлчәү авырлыгында Идел буе академиясенең чыгарылыш укучысы Светлана Липатова алды. Финалда Светлана Олимпиада-2016 көмеш призеры Валерия Кобловага оттырды.  

«Бронза» җиңүгә 76 килограмм үлчәү категориясендә спорт факультетының өченче курс студенты Александра Утехина иреште.