5 - 6 нчы октябрьдә Казанда Россия Студентлар ишкәк ишү лигасының дүртенче этап ярышлары уза. Әлеге чараны Идел буе академиясенең Ишкәк ишү үзәге кабул итә.  Финал ярыш алдыннан ярышларның финал рейтингын Идел буе академиясенең экипажы башлаячак, ул алдагы өч этапта җиңү яулаган иде.

Шушы көндә генә безнең команда Сестрорецк турнирыннан җиңү белән кайтты. Көчле җил, яңгырлар аркасында Сестрорецкий култыгында узучы ярышлар  дистанциясен 6 - 2,5 километрга кыскарталар. Бу каршылык исә Россиянең атказанган тренеры Владимир Гоголин җитәкчелегендәге командага ярышны югары нәтиҗәләр белән тәмамларга комаучауламады. Сестрорецкта узган ярышлар программасына 200-метр спринтер дистанциясе керә. Анда «академия» бишенче булды.

Өч этап нәтпҗәсе буенча 353 балл җыелды, безнең «сигезле» җитди рәвештә турнир таблицасында беренче урынны алып тора, әлеге турнирда 44 студент командасы чыгыш ясый. Якын бер  конкурент - Д.Ф. Устинов исемендәге Балтыйк дәүләт техник университеты «ВОЕНМЕХ» 321 балл җыйды. Казан этабы программасына 2000 метр классик дистанция керә. Ярышта беренче урын өчен 90 балл, ә икенче урынга 85 балл өстәлә.

Икенче укрс студенты, команда капитаны Мавсай Абитова сөйләвенчә, команда бары җиңүгә өметләнә. Ә яңа сезонда җиңгән очракта Идел буе академиясе командасын дөня чемпионаты ярышлары көтә. Халыкара аренада чыгыш ясау тәҗрибәсе академиянең Швециядә узган Европа чемпионатында булды.

Тренер Гоголин хәбәр итүенчә, Европа дебюты узган Йенчепинг швед университетыннан кайту белән, Россия командасы тарихта беренче тапкыр финалга чыкты, ярымфинал ярышта беренче урын алды!

- Моннан тыш, командада берничә кеше башка спорт төре - йөзү, баскетбол белән шөгылләнде, –  дип сөйли Гоголин. -  Алты катнашучы беренче тапкыр чит илгә чыкты. Әлеге төр масштаблы турнирларда чыгыш ясау тәҗрибәсе юк.  

Нәтиҗәгә башка нюанслаар да тәэсир итте дип сөйли Мавсай Абитов:

- Үзебезнең көймәне без Швециягә ала алмадык, хуҗалардан арендага Безгә иске модель эләкте. Җиңүче британияләрнең заманча көймәсе безнекенә караганда ике тапкырга җиңел. Бу исә җитди өстенлек. Ишкәкләрне безгә Франциянең хатын-кызлар командасы биреп торды.  Плюс дистанция стандарт түгел – 1800 метр. Җил исә каршы иде. Көймәне йөртү тактикасын да үзгәртергә туры килде. Бу исә безнең яшь команда өчен тәҗрибә булды.