Универсиада авылында узган атнада беренче курс студентлары белән очрашу узды. Комплекс начальнигы Ксения Зубкова студентларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм мөстәкыйль тормышка аяк басу булуын да искәртте: «Универсиада авылы – сәламәтлек территориясе! – Сез спорт академиясендә белем аласыз, димәк алкоголь белән сигарет белән сез дус түгел!», - дип билгеләде ул.

Караул начальнигы Михаил Жарких янә торак студентларына наркотик матдәләр һәм корал саклау өчен җәза каралуын әйтте. 600дән артык видеокүзәтү камерасы эшли. Пропусккамерасы кампус территориясен һәрдаим күзәтә.  

Йортларның комендантлары һәм педагог-психологлар үз чиратында йортта яшәү кагыйдәләре белән таныштырды. Нинди генә мәсьәлә шкаф төзәтүдән шәхси проблемалар алар тарафыннан чишеләчәгенә, ярдәм күрсәтеләсенә басым ясадылар. 

«Һәр атнаны без бүлмәләрне санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килү-килмәвен тикшерәбез, дежур тору графигын барлыйбыз, - дип аңлатты 30 нчы йорт педагог-психологы Юлия Токранова. – Сезнең тулай торак тормышындагы актив яшәү рәвеше билгеләнелмичә калмас. Безнең девиз: «Мин Академияне яратам, Академия мине ярата!»

Тулай торакның студентлар советы председателе Илсаф Саттаров студентларны куркынычсызлык кагыйдәләре һәм янгын сүндерү командасы тәртибе белән таныштырды. Әлеге төр студент оешмалары йортларда тәртип булдырырга, төрле килеп туган гадәттән тыш очракларда үз-үзеңне дөрес итеп тотарга өйрәтә. «Студентлар советы актив студентларга шат, - дип билгеләде Илсаф. -  Без һәм тулай торак тормышы – безнең уртак йорт. Чараларга килегез, идеяларыгыз белән бүлешегез, кызык студентлар тормышы булдырыйк».