Бүген Япониядә регби буенча Кубок ярышы старт алды. Матчта Россия һәм Япония командалары чыгыш ясый. Россия командасы составында Идел буе академиясе укучысы Герман Давыдов.

Герман Давыдов карьераны «Динамо-Энергия» командасында башлый, бүген исә ул «ВВА-Подмосковье»да Россия чемпионатында катнаша. Амплуа буенча ул саклаучы. Җыелма Рәсәй командасы составында регби-7 буенча ике тапкыр Европа чемпионы, ә 2013 нче елда Казанда узган Бөтендөнья универсиадада катнаша.

Рәсәй җыелма регби командасына регби-15 буенча 2014 нчее елда чакырыла. Җәен Давыдов Идел буе академиясенең магистратурасын тәмамлый.

Россия командасы Румыния һәм Испания командалары дисквалификациясеннән соң, Дөнья кубогы-2019 ярышларында катнашу мөмкинлеге алды. Турнирның старт матчында Рәсәй җыелма командасы хуҗа командага (10:30) исәбенә оттырды.