Идел буе академиясенең Ишкәк ишү үзәгендә узучы җәйге мәктәп «Спорт икътисады @спорт менеджменты» немец университеты Фридрих Шиллер белән бердәмлектә эшли.
Лекторлык посты профессор Франк Дауманны Маркус Бройер - "Master of Sport Management" программасы җитәкчесе, Гейдельберг профессоры алмаштырды. Бройер лекцияләренең темасы – спортта эшмәкәрлек һәм илара оешмаларда коррупция.
Франк Дауманн Казаннан китәр алдыннан, алган кичерешләр белән бүлеште:
- Безнең уку вакыты эшче көчләр чемпионаты уздырылу вакыты белән туры килде. Узган ел Уку лаборатория корпусы, ә быел исә Ишкәк ишү үзәгендә укулар уздыру миңа ошады. Мәктәпнең укучылары да бары миндә яхшы фикерләр генә калдырды. Алар төрледән төрле дискуссияләрдә, бик үк җиңел булмаган кейсларда катнашты.
Студентлар мәктәптә алган белем һәм тәҗрибә белән тулаем канәгать. Аларның күбесе тормыш планнарын үзгәртүне дә яшермәде.
- Мин спорт менеджменты белән футбол чемпионатыннан соң кызыксына башладым, - дип сөйли Балтыйк федераль университеты чыгарылыш укучысы Кристина Арискина, ул Казанга Калининградтан килгән. – Турнирның оештыру комитетында эшләдем, ә университетта социаль-мәдәни тармак буенча укыдым. Казанда Кубок конфедерация вакытында ук булдым һәм бу шәһәрне бик яраттым. Без экскурсиягә «Kazan Expo», Свияжск, Иннополис иһәм стенд ату комплексында булдык, Казан кирхада алман мәдәнияте, ТР Немец йорты директоры Виктор Диц белән сөйләштек.
Кайбер темалар минем өчен катлаулырак бирелсә дә, лекторлар теоретик һәм практик яктан яхшы белем бирделәр. Шуның өстенә безнең яхшы команда җыелды. Бар да дуслашты һәм элемтәне югалтмаячаклар. Киләчәктә әлеге юнәлеш белән эшләрмен дип өметләнәм.



