Идел буе академиясенең биналарында киләсе шимбәдә ачык ишекләр көне уздырыла башлый. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сапорткомплекның мөмкинчелекләре турында беләчәк һәм белгечләрдән консультация ала алачак.

24 нче августта сәгать 10 да Ишкәк ишү үзәге ишекләрен ача. Әлеге бина күп төрле мөмкинчелекләр, шул исәптән спорт-сәламәтләндерү хезмәтен дә күрсәтә. Монда исә тренажер һәм уен залы, йөзү һәм ишкәк ишү бассейны бар. Иң мөхиме сәламәтләндерү төркемнәрендә югары һөнәри белгечләр эшли.

7 нче сентябрь сәгать 10да үзәк Казан халкы белән очрашу уздыра. Әлеге чарага балалар әти-әниләре белән чакырыла.

28 нче августта ачык ишекләр көне Су спорты сараенда уза. Йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү буенча мәктәп. Әлеге мәктәп Александр Красных яки Никита Шлейхердан соң калырлык сәләтле балаларны туплый. 20 спорт төре, шул исәптән  бокс, шахмат, һәр яш өчен физик активлык булдырылган.

30 августа сәгать 10да «Буревестник» спорткомплексында тренерлар һәм инструкторлар спорткомплекста йөзү, синхрон йөзү, су полосы һәм футбол буенча дәресләр күрсәтә. Спорт-сәламәтләндерү спектрына абонементлар сатыла башлый.

3 нче сентябрьдә Теннис академиясе һәм Бадминтон үзәгендә ачык ишекләр көне. Әлеге чарада бадминтон буенча сәламәтләндерү төркемнәре оешачак. Узган елдан эшләүче клуб системасы балаларга гына түгел өлкәннәргә дә уйнау мөмкинчелеге бирә.  

7 нче сентябрьдә Гимнастика үзәгендә ачык ишекләр көне уза. Әлеге бинада нәфис гимнастика, акробатика, спорт гимнастикасы буенча мастер класслар узачак. Бу мизгелне ычкындырмагыз!

14 нче сентябрьдә «Зилант» боз сараенда булачак хоккей уенчылары һәм фигуралы шуучылар өчен ачык ишекләр көне уза. 

«Студентларның дәресләре уздырылу белән бергә спорт биналары 100% тулы, - дип сөйли Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов. – Ел дәвамында бина хезмәт күрсәтә. Балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан тренерлар белән очрашып мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Идел буе академиясенең инфраструктурасын кулланучылар саны елдан ел арта. Безнең спорт мәктәпләре белән булган килешүләр спорт осталыгын арттыру юнәлешендә тренерларга балалар белән эшләпргә мөмкинлек бирә. Бу резервны хәзерләү системасы кулай санала. Спорт белән даими шөгыльләнеп балаларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләргә мөмкин. Безнең объектлар һәр елны халык өчен сәламәтләндерү спектрын үстерәләр. Бүгенге көндә әлеге хезмәттән төрле яшьтәге һәм төрле хәзерлектәге кешеләр файдалана ала. Хәзер исә физик тәрбияви корпоратив дәресләр, турнирлар, ГТО нормативларын тапшыруда хәзерлек төрккемнәре актуаль. Бездә моның өчен иң яхшы шартлар һәм хезмәткәрләр бар!».