13 - 18 нче августта Идел буе академиясенең Ишкәк ишү үзәгендә  байдарка һәм  каноэда юниорлар арасында Рәсәй беренчелек ярышлары узды. Ярышларда  300 спортсмен катнашты.

200, 500 и 1000 метров дистанцияләрдә ярышлар узды. Шулай ук 5000 метр  һәм 4x200 метр дистанциядә эстафета булды. Академия данын әлеге ярышта 6 студент яклый.

Идел буе академиясенең 3 нче курс студенты каноист Данила Карпов Мәскәү җыелма команда өчен чыгыш ясый. Һәм ул команда зачетында икенче урынны алырга булышты. Карпов спринтта һәм 4х200 м эстафетада уңышка иреште.

Андрей Цынкин да Карпов белән парда ярышта алтын медаль яулады.