30 нчы августтан 1 нче сентябрьдә Казан нәфис гимнастика буенча World Challenge Cup-2019 этабын кабул итте. Турнир Идел буе спорт академиясенең Гимнастика үзәгендә уза һәм анда 150 көчле спортсменка катнаша. Ярышлар программасында индивидуаль һәм төркем дисциплиналары каралган.
Индивидуаль зачетта Россиянең данын танылган апалы-сеңелле гимнасткалар, атказанган спорт мастеры, дөньяның өч тапкыр чемпионкасы, Европаның җиде тапкыр чемпионкасы Арина Аверина һәм дөняның сигез тапкыр чемпионкасы һәм Европаның алты тапкыр чемпионкасы Дина Аверина яклый
Россиянең көндәшләре 34 илнең җыелма командалары. Казан этабында чыгыш ясау аларга уңышлы. Чөнки ике айдан соң Бакуда дөнья чемпионаты башланып китә һәм анда Токио Уеннар-2020 гә олимпия квоталары каралган.
Гимнастика үзәге директоры Лилия Шафеева билгеләвенчә, Казан World Challenge Cup белән саубуллаша. Икенче елдан әлеге халакара турнир Винер-Усманова исемендәге ачык Мәскәү гимнастика үзәгендә узачак.
World Challenge Cup ярышларның йомгаклау көнендә Гимнастика үзәгендә ТАССР барлыкка килүенә багышланган гала-шоу уза, әлеге чарада Казанның нәфис гимнатика буенча йолдызлары чыгыш ясый.
World Challenge Cup-2019 ярышына билетлар Казанда сатуда инде. Аларны https://kzn.kassir.ru/ сайтында алырга була.



