Кадерле дуслар!

Физик тәрбиячеләр көне – спорт һәм физик активлыктан башка яши алмаучылар өчен үзенчәлекле көн. Әлеге бәйрәм төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Физик тәрбия – кешенең гармонияле үсешенең төп элементы. Яхшы физик форма  - сәламәтлек күрсәткече генә түгел, яшәү сыйфаты һәм һәрберебезнең позитив фикерләве.

Барыгызга да озын гомер, иминлек, яңа җиңүләр һәм уңышлар телим!