Идел буе спорт академиясе студентлары чемпионатта уңышлы чыгыш ясап, стенд ату буенча Россия һәм Бөтенрәсәй ярышларда юниор беренчелеге буенча уңышка иреште.

Икенче курс студенты Зилә Батыршина июль башында скитта шәхси ярышта «алтын» һәм команда турнирында Италия шәһәре Лонатода «көмеш»җиңү яулады. Казанда Зилә юниор турнирында соңгы ел катнаша, команда беренчелегендә парлы ярышта  микстта (Петр Егоров) белән Бөтенрәсәй турниры кысаларында көмеш җиңү алып килде.

Россия чемпионатында Батыршина азрак калышты, һәм нәтиҗәдә дүртенче булды.  Ә булачак спорт менеджеры, өченче курс студенты Сергей Демин Алина Фазылзянова белән микста бронза призер булды.

Гомуми алганда "Свияга" ярышында җыелма Татарстан җитди җиңү яулады. Хуҗалар активында 22 медаль, шул исәптән 5 алтын.

«Бик яхшы чыгыш, - дип ярыш нәтиҗәләренә бәя бирде Сергей Демин, Татарстан Республикасының ядрә һәм стенд ату Федерациясе президенты, Татарстан Республикасының стенд ату буенча төп тренеры. – Без турнирга зур команданы чыгардык, анда күп санда спортсменнар чыгыш ясады. Юниорлар да чемпионатта безне үзуңышлары белән сөендерде. Безнең активта дүрт бронза медаль. Ярышлар Европа беренчелеге һәм чемпионатка сайлап алу өчен яхшы булды, безнең спортсменнар Россия тренерларына охшагандыр дигән теләктә».

Фото: http://minsport.tatarstan.ru

http://shooting-rt.ru мәгълүматлары буенча