Идел буе спорт академиясе магистранты, йөзүче Александр Красных Россиянең эстафета командасы составында дөнья чемпионатында су спорты буенча көмеш призер булды. Ярышлар көньяк Кванджуда узды. «Академик» уңышлы гына 4Х400 ераклыкка йөзде. Красных белән бергә «көмеш»не Михаил Довгалюк, Михаил Вековище һәм Мартин Малютин) яулады. Безнең команда 7,01.81 нәтиҗә белән килде. Җиңүчеләр Австралиядән 7,00.85 белән дистанцияне узды. Будапештта узган чемпионатта Россия икенче урын алды.
- Икенче булып түгел, беренчелеккә дә омтылу кирәк. Яңа көндәш чыгып кына тора, - дип сөйләде Красных РИА Хәбәрләргә. – Бездә яңа буын үсеп килә, тик без "картлар" сынатмабыз".



